Язмыш дигәнең кешене кайларда гына йөртми. Шушы көннәрдә генә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мирзасалих Миркасим улы Миркасимов картлыгын Чүпрәледә үткәрермен дип уйладымы икән? Тумышы белән ул Мөслим районыннан.
Мирзасалих аганың язмышы йөрткән юллар Татарстан белән генә чикләнми. Ул илебезнең иң ерак почмагы–Сахалинда да 25 ел яшәгән. Мөслим районының кечкенә генә бер авылында туып-үскән Мирзасалих абыйны Ерак Көнчыгыш белән сайлаган һөнәре бәйли.
Күп балалы гаиләдә үсә ул. Әтиләре сугышка китә һәм кире кайтмый. 7 сыйныф белем алган Мирзасалих абый армия хезмәтен үтәгәндә хәрби булуны булачак һөнәре итеп сайлый. 1954 елда кавышкан тормыш иптәше Резуда апа белән алар, шулай итеп, Сахалин якларына китеп төпләнәләр.
Югары дәрәҗәләргә ирешкән, күп кенә медальләр белән бүләкләнгән хәрби Миркасимов отставкага чыккач, гаиләсе белән янә Татарстанга, Минзәлә районына кайта.
Хәрби кешенең гаиләсендә дә балаларга тәрбия мәсьәләсе, билгеле инде хәрбиләрчә, катгый куелган: һөнәр сайлаганда балаларына медицина һәм педагогика өлкәсен тәкъдим итә ата кеше. Олы кызлары Мөнирә медицинаны сайлый. Аның артыннан уртанчысы Розалия һәм төпчек уллары да әлеге өлкәгә тартыла.
Миркасимовларның кендек каннары Чүпрәледә таммаса да, язмыш аларны бу якларга да китергән. Бу урында район үзәк хастаханәсендә озак еллар хезмәт куйган кызлары Розалия ханым һәм аның тормыш иптәше, кияүләре Илдар Нургали улы турында да сөйлисе килә. Яшь белгечләр булып районга кайткан табибларны чүпрәлеләр бүген дә хөрмәт белән искә ала, сагынып сөйли. Алар монда 23 еллап хезмәт итү дәверендә өй җиткезәләр, балалары шунда туа. Районнан китү алдында калган мәлләрдә Розалия ханым белән Илдар Нургали улы үз куллары белән җиткезгән өйләрен сатып калдыруны күз алдына да китерә алмыйлар. Йорт-нигездә үзләре юкта яшәп торуны әти-әнисенә тәкъдим итәләр. Хәйруллиннар исә бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә сәламәтлек өлкәсендә хезмәт куялар. Менә инде 15 еллап Чүпрәледә яшәгән Мирзасалих абый белән Резуда апа бу җирне дә үз итеп, халкын яратып гомер кичәләр. Балачаклары монда узган оныклар, инде хәзер оныкчыклар да еш кайтып йөри. Җәйлеген ялларын да биредә, әби-бабай янында үткәрә.
Мирзасалих абыйны юбилейлы гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов котладылар. Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар. Айрат Фиркатович Мирзасалих абыйга Ватан алдында куйган хезмәтләре өчен олуг рәхмәтләрен белдерде. Бәйрәм уңаеннан исәнлек, гаилә иминлеге, бәхетле картлык теләде.
Мирзасалих ага хәрби формасын да кадерләп саклый. Хезмәт елларын искә алып сөйләде, күкрәк тулы медальләре белән хәрби киемен киеп, карчыгы янәшәсенә утырып фотога төште.