Районыбызның Мунчәли авылында туып үскән бөек шәхес Сәйфихан Нәфиевны искә алу уңаеннан милли көрәш буенча турнир быел тугызынчы мәртәбә узды.
Спортчылар арасында да әлеге турнирга җылы караш саклана. Шуңа да ел саен анда районыбыз авылларыннан 80 – гә якын иң оста яшь көрәшчеләр катнаша. Елдагыча, “Алтын” спорт комплексы залын тутырып тамашачылар һәм җанатарлар килгән. Мондый иркен һәм якты залда көрәшчеләр дә, җанатарлар да үзләрен рәхәт тота.
Турнирның икенче көне дә көрәшчеләр парады белән башланып китте. Башкаладан килгән дәрәҗәле кунаклар, спортчыларны тәбрикләп, ихлас күңелдән җылы сәламнәрен, теләкләрен ирештерделәр. Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков һәм Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров Сәйфихан Нәфиевның Татарстан Республикасы прокуроры, Конституция суды рәисе кебек олы вазыйфаларны үтә дә җаваплылык белән башкаруы, республикада законнар үтәлешен тәэмин итүе, гаделлек сагында уяу торуы, катлаулы һәм четерекле мәсьәләләрне төгәл хәл итә белүе, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавы турында сөйләделәр. Бу көнне көрәш турниры үткәрү дә тикмәгә түгел. Якташыбыз бик яшьли спорт белән шөгыльләнә башлаган. Район Сабантуйларында бил алышып “батыр” калган еллары да булган. Хәзер аның исемендәге күчмә кубок өчен район яшьләре бил алыша, мәйдан тота, олуг шәхесебез үрнәгендә сәламәт яшәргә тырыша.
Сәйфихан Нәфиев спорт залы диварында урын алган портреты аша келәмгә чыккан көрәшчеләрне күзәтеп торды сыман. Спортчылар да сер бирергә теләмәде. Турнирның финал өлешенә узган егетләр арасында 1 һәм 3 урыннар өчен кискен көрәш барды. Кунаклар да көрәшчеләрне күзәтте. Билгеле инде, ярышларны иң яшь спортчылар башлап җибәрде, аларны әкренләп олыраклар алыштырды. Баш хөкемдар Наил Исхаков, аның ярдәмчеләре Фәрит Әхмәтов, Радик Низамов, Фәрит Мифтахов һәм Раил Камараев көрәшчеләрнең һәр алымына тиешле бәя биреп, гадел хөкем иттеләр, бернинди бәхәскә урын калдырмадылар. Моның өчен спортчылар да аларга бик рәхмәтле.
Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр үлчәү авырлыгындагы җиңүчеләр дә ачыкланды. 32 килограммга кадәр авырлыкта Кече Чынлыдан Илназ Нуруллин чемпион булды. Спорт мәктәбеннән Рузил Идрисов белән Данил Скворцов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. 36 килограммга кадәр авырлыкта Илназ Җәббаров (Кече Чынлы), Эдуард Мышов һәм Андрей Русаков (спорт мәктәбе), 40 килограммга кадәр – Нияз Мөхәммәтҗанов (Шланга), Нияз Рәимов (Кече Чынлы) һәм Артур Козлов (техникум), 45 килограммга кадәр – Вадим Саймуллов (техникум), Данил Спиридонов (Матак) һәм Алмаз Зәйдуллов (спорт мәктәбе), 50 килограммга кадәр – Фагил Низамов (Кече Чынлы), Адел Җәлалов (спорт мәктәбе) һәм Егор Сачков (техникум), 55 килограммга кадәр – Камил Камалов (спорт мәктәбе), Владислав Чернов (Матак) һәм Александр Кирилов (техникум), 60 килограммга кадәр – Альфик Айзәтуллин (Кече Чынлы), Илназ Миначев (Иске Кәкерле) һәм Алексей Еремеев (техникум), 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Чынлыдан Илдар Басыйров, Әнис Хәлилов (техникум) һәм Кирилл Тимошкин (спорт мәктәбе), 70 килограммга кадәр – Раил Айнетдинов (Кече Чынлы), Андрей Пустынин (техникум) һәм Фагил Нуртдинов (Шланга), 75 килограммга кадәр – Раил Камалов (Кече Чынлы), Риназ Мостафин (Шланга) һәм Альберт Каюмов (техникум), 75 килограмм һәм аннан да югарырак авырлыкта Рәсим Мохтаров (Кече Чынлы), Айназ Мөхәммәтҗанов (Шланга) һәм Данил Тужилкин (техникум) 1 – 3 урыннарны яуладылар. Гомуми командалар арасында беренче урынга Кече Чынлы урта мәктәбе командасы чыкты һәм күчмә кубокка лаек булды.
Татартсан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, республика прокуроры урынбасары Олег Даминов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Шакир Ягудин, ТРның Конституция суды судьясы Фәридә Волкова, ТРның Спасс муниципаль районы Башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, Сәйфихан Нәфиевның кияве Ильяс Мөсәлимов, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җәмалетдинов, Чүпрәле районы прокуроры Илдар Маликов, республика прокуратурасының кадрлар бүлеге начальнигы Валерий Тимофеев һәм Сәйфихан Нәфиевның улы Гомәр Нәфиев турнирда җиңү яулаган батырларга Грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Кече Чынлы урта мәктәбеннән килгән тугыз яшьлек Илназ Нуруллин турнирның иң яшь көрәшчесе дип билгеләнде һәм ул Спасс муниципаль районы Башлыгы Камил Нугаев алып килгән махсус бүләккә лаек булды.