Чүпрәледән Фаткуллиннар гаиләсе "Нечкәбил – 2018» бәйгесенең финалында катнаша

2018 елның 23 ноябре, җомга

   Республика күләмендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән узучы «Нечкәбил – 2018» бәйгесе зур урын алып торуын билгеләп үтәргә кирәк. Агымдагы елда аның зона этабында Иске Кәкерле авылыннан Фәткуллиннар гаиләсе уңышлы чыгыш ясады бәйгенең финал өлешенә юллама алды.

   Фәткуллиннар гаиләсендә Ана дигән исемнең бөтен күркәм сыйфатларын туплаган, гаилә ныклыгын, гореф-гадәтләрен саклап, аларны үзеннән соң балаларына тапшыру тәрбиясе белән шөгыльләнүче ул – Земфира ханым. Иске Кәкерле урта мәктәбендә балаларга чит телләрне өйрәтүче мөгаллимә:  “Тормышны, кешеләрне, үзеңне яратырга кирәк”, ди. Ана дигән олы миссияне дә буыннан-буынга, анадан балага күчә торган рухи мирас дип саный. Зонаара бәйгедәге чыгышында да  талантлы мөгаллимәнең якыннары белән бергә сәхнәдә тудырган «Үткәнне хәтерләмәгән, киләчәкне дә белми»  исемле театральләштерелгән чыгышында да үткән белән бүгенге арасында бәйләнешнең ни дәрәҗәдә тыгыз булуына һәм шушы бәйләнештә хатын-кызның алыштыргысыз урын биләвенә  төшендерә.

     Үзенең горурлыгы итеп тә 60 ел бергә, бер сукмактан, тигез, күркәм гаилә булып атлаган әти-әнисен; төп таянычы, терәге булган  тормыш иптәшен; уңышлары белән куандырган балаларын, укучыларын саный.  Аларны бәхетле итү өчен үзең дә игелек, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт таратырга кирәк, ди.

   Земфира ханымның гаилә тормышы 19 яшеннән башлана. Борынгы гореф-гадәтләр нигезендә авылдаш егет Рөстәм аны “урлап” алып кайта. Шуннан бирле 21 ел гомер узып киткән. Тату гаиләдә нәсел дәвамчылары ике ул дөньяга килгән. Бүген аларның олысы Ульяновск шәһәрендәге уку йортында белем ала, икенчесе – мәктәп укучысы.

   Гаиләдә милли гореф-гадәтләрне олылау элеккегедән килгән. Моннан тыш, гаилә башлыгы Рөстәмнең эшчәнлеге дә шушы юнәлеш белән тыгыз бәйләнгән. Ул – авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли, авыл тарихы белән кызыксына. Земфира ханым үзе дә мәктәптә белем бирүдән тыш, дини кыйммәтләрне саклауда да үз үрнәгендә зур өлеш кертә. Фәткуллиннар ике якның да өлкән кешеләрен  – әти-әниләрен хөрмәтләп яшиләр.

   Земфира ханым бәйгедә катнашып, уңышларга ирешүен олы бәхеткә саный. Әлеге уңайдан ярдәм иткән укучыларына, хезмәттәшләренә, авылдашларына, мәдәният хезмәткәрләренә, ЗАГС бүлегенә, гомумән, ярдәмгә килгән һәммә кешегә рәхмәтләрен әйтә. Ә иң олы рәхмәтләрен ул гаиләсенә, якыннарына белдерә.

   Әйе, һәр ананың үз батырлыгы, үз бәхет формуласы бар. Земфира ханымның  исә бәхет формуласы – гаилә учагын сүндермичә саклап яшәүдән, балаларына, укучыларына матур киләчәккә юл күрсәтүдән гыйбарәт.

   Фәткуллиннар гаиләсе үз үрнәгендә Чүпрәле данын 24 ноябрьдә  "Нечкәбил – 2018» бәйгесенең финалында яклаячак. Уңышлар телибез аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International