«Бердәм Россия” партиясенең 17 еллыгы уңаеннан, 2018 елның 26 ноябреннән 2 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атнасы узачак. Кабул итүнең үзәк мәйданчыгы – “Бердәм Россия” партиясенең райондагы иҗтимагый кабул итү бүләмәсе (адресы: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А, күпфункцияле үзәк бинасы).
Шулай ук, кабул итүләр районның барлык авыл җирлекләре Башкарма комитеты биналарында да узачак.
Гражданнарны кабул итү атнасында чүпрәлеләр социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итү проблемалары белән район җитәкчелегенә, депутатларга мөрәҗәгать итә алачаклар.