Су спорты төрләре сараенда Татарстан Республикасының өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча "Өченче буын" ремпублика ярышларының финал этабы узды. Анда Республиканың барлык районнарыннан командалар катнашты.
Россия Федерациясе Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе башлыгы урынбасары, тренер Мансур Хәйруллинның сүзләренә караганда, ярышларның финал өлешендә шәһәрләрдән һәм районнардан килгән 42 һәм Казанның җиде районыннан барлыгы 100 ләп кеше катнашкан.
Безнең район данын Җәүдәт Хәмдиев белән Роза Мөхәммәтшина яклаган. Спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, 25 метрлы эстафетада көчлеләр рәтендә булганнар.