Чүпрәле командасына тиңнәр булмады

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

    “Алтын” универсаль спорт комплексында тиздән армия хезмәтенә барырга тиешле егетләр командалары арасында хәрби спорт төрләре буенча районара Спартакиада узды. 

    Ярышларда республикабызның Апас, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары командалары көч сынашты. Спартакиаданы мунициапь район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре һәм мәгариф бүлекләре, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариаты белән берлектә спорт – патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча республика үзәге оештырды. Ярыш программасына спортның канат тартышу, гер күтәрү, противогаз кию, “АК – 74” автоматын сүтеп җыю, “АК – 74” автоматы магазинына патроннар кору, пневматик винтовкадан ату, 100 метрга йөгерү, көч хисабына комплекслы күнегүләр ясау һәм “КамАЗ” автомобилен фигуралы йөртү төрләре кертелгән иде.

    Ярышлар тантаналы төстә РФ, Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле муниципаль районы әләмнәрен күтәрүдән башланып китте. Залда Дәүләт Гимнары яңгырады. Катнашучыларны Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин һәм Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын үтәүче Данис Сатдинов тәбрикләде, егетләргә уңышлы стартлар һәм җиңүле финишлар теләде. Командалар бөтен көчләрен һәм осталыкларын куеп ярышты. Хәрби комиссар әйтүенчә, мондый чара үткәрү булачак солдатларның физик мөмкинлекләрен ачыклаудан тыш, аларның бер команда булып уйнауларын формалаштырудан да гыйбарәт. Хөкемдарлар ярышлар буенча җитди нәтиҗә ясады, биремнәрне үтәгәндә җибәрелгән аз гына ялгышлыклар да игътибарга алынды. Шуңа күрә командалар беренче чиратта, кагыйдәләрне төп – төгәл үтәргә тырышты. Спартакиада нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле командасы иң көчле булып танылды һәм барлык көндәшләре өстеннән зур җиңү яулап беренче урынга чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Тәтеш һәм Буа егетләре бүлеште.

    Шуны әйтергә кирәк, ярышларга килгән дүрт команданың һәркайсы үзен каһарман бабаларыбыз буынына лаклы алмаш булуын күрсәтте. Ватанны саклауга шундый егетләребез баруына шатланып та куйдым. Беренче һәм икенче урыннарны яулаган командалар (Чүпрәле һәм Тәтеш) ноябрьнең икенче яртысында Арча шәһәрендә үтәчәк финал ярышларында катнашу өчен юллама алдылар. Җиңүчеләргә кубоклар, Грамоталар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International