Хөрмәтле райондашлар! Чүпрәле муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм күпмилләтле киң илебездәге халыклар дуслыгын чагылдыра һәм бердәмлек символы, чын патриотлык үрнәге, һәрбер кешенең гражданлык җаваплылыгы мисалы булып тора.
Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде.
Кадерле райондашлар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телим!