Чүпрәлелеләр бәйрәм көннәрендә автоузыш карады

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе

   Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан, Чүпрәледә район башлыгы Марат Гафаров призларына һәм кубокларына автоузыш үткәрелде. Гадәттәгечә, анда Сембер, Сембер өлкәсенең Инза һәм Чүпрәле спортчылары стартка чыкты. 

   Көз көненең чагыштырмача суык һәм “елап” торуына да карамастан, ярышлар узасы мәйданга халык күпләп килгән. Кайберәүләр берничә көнгә сузылган ялларын күңеллерәк үткәрү максатыннан гаиләләре белән үк килгән, тамашачылар арасында Чүпрәлегә кунакка кайтучылар да күп иде. Районда үткәрелгән мондый тамашаны алар да шаккатып күзәтте. Әлбәттә инде, бөтен мәйдан диярлек районыбыз данын яклап стартка чыккан, регионара ярышларда ике мәртәбә чемпион исемен яулаган Нияз Хафизов белән Фәрит Моратов өчен җан атты.

    Тантаналы өлеш Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт гимннары белән башланып китте. Аннан соң ярышлар әләмен күтәрү хокукы автоузышларда берничә мәртәбә чемпион исемен яулаган якташыбыз Нияз Хафизовка бирелде. Муниципаль район башлыгы Марат Гафаров спортчыларны һәм тамашачыларны бәйрәмнәр белән котлап, узышчыларга уңышлы финишлар теләде.

    Ярыш шартлары электәгечә үк, пилотлар өч этапта 450 метрлы трассаны алтышар мәртәбә үтеп, финишка беренче килергә тиешләр иде. Ни кызганыч, беренче этапта финишка икенче булып килгән Нияз Хафизов икенче этапның беренче борылышында ук машина тәгәрмәче техник зыян күрде һәм ул трассадан чыгарга мәҗбүр булды. Гомумән, икенче этапны узышчылар өчен сынау этабы булды дип әйтергә дә җирлек бар. Чөнки, Нияз машинасы белән берүк әйләнештә тагын ике машина сафтан чыкты. Аларның барысын да “УАЗ” машинасына беркетеп трассадан ачык мәйданга чыгардылар. Өченче этап Сергей Аничкиннан башкалар өчен хәл иткеч булды. Нияз Хафизов ярыштан чыккач, мәйдандагыларның бөтен игътибары Фәрит Моратовка юнәлде. Моны ветеран автоузышчы үзе дә сизде мөгаен. Старттан ук зур тизлек белән кузгалып киткән Фәрит спорт остасы Сергей Аничкиннан аз гына калышып этапны төгәлләде. Шулай итеп Сергей Аничкин беренче һәм Фәрит Моратов кискен ярышта икенче булды. Бик тәҗрибәле, күп ярышларда танылып өлгергән Сембер узышчысы Илья Пунько өченче урынны яулады. Нияз Хафизов белән Владимир Соболев 4 һәм 5 урыннарны бүлештеләр.

    Район башлыгы Марат Гафаров һәм автоузыш спорты федерациясе филиалллы җитәкчесе Рамил Хисамов спортчыларга кубоклар, медальләр, Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International