Чүпрәледә “Халыклар бердәмлеге көне” уңаеннан волейбол ярышлары үтте

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе

  “Халыклар бердәмлеге көне” уңаеннан быел районда 14 нче тапкыр волейбол ярышлары үтте.

   Елдан-ел әлеге турнирның популярлаша баруы да күз алдында. Быелгысында “Бердәм Россия” партиясе призлары өчен составында бик көчле уенчылар булган 12 команда ярышты. Уенннар балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе һәм “Алтын” спорт комплексы залларында узды. Турнирны тантаналы ачу өлешендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов, “Бердәм Россия” партиясенең район бүлекчәсе вәкиле Илдар Каюмов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов катнашты. Айрат Фиркатович спортчыларны һәм җанатарларны “Бердәм Россия” һәм Татарстан Республикасының Конституциясе көннәре белән ихлас котлады, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән аларга иң җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде. 
    “Календарьда әлеге бәйрәмнәр аерым мәгънәгә ия. Бу көннәрдә без Ватаныбызның үткәнен һәм бүгенгесен горурланып искә алабыз, аның бәхетле киләчәгенә ышанабыз. Халыклар бердәмлеге көне – ул якты бәйрәм һәм ата-бабаларыбыз өчен горурлану символы булып тора, чөнки алар теләсә нинди сынауларны үтеп безнең бәйсезлегебезне якладылар. Спортта катнашып та без үзебезнең бердәм һәм дус булуыбызны раслыйбыз, спорт безне берләштерә. Барыгызга да нәтиҗәле матур уеннар телим”,- диде Айрат Җәлалов. 

     Быелгы турнирда республикабызның Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән муниципаль районнары, Казан шәһәре һәм күрше Ульяновск өлкәсе командалары катнашты. Әйтергә кирәк, моңарчы районыбыз спорт залларында мондый дәрәҗәдәге осталыклары булган волейболчыларны күрергә туры килгәне юк иде әле. Һәр районнан иң көчле командалар үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтте. Турнирның финал өлешенә үз көндәшләре өстеннән лаеклы җиңү яулаган дүрт команда чыкты. Алар – Югары Ослан, Чүпрәле, Ульяновск өлкәсе һәм Казан командасы. Югары Ослан һәм Ульяновск өлкәсе командалары өченче урын өчен көрәште. Семберлеләр ике уенны рәттән отып бронза медальләргә лаек булдылар. Ә менә чемпион исемен яулау казанлыларга да, чүпрәлелеләргә дә җиңел бирелмәде. Уен ахырына кадәр исәп тигезләнеп барды. Беренче уенны Казан спортчылары (олимпия резервлары) 25:23 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Икенче уенда да шундый ук киеренкелекне күзәттек. Бу урында паркет хуҗаларының никадәр тырышып уйнауларын билгеләп үтәсем килә. Кунакларның никадәр оста һәм тәҗрибәле булуларына да карамастан, берничә минут өстенлеккә дә ирешеп бардылар. Җанатарлар алкышлар белән аларга дәрт өстәде. Шулай да казанлылар остарак булып чыкты. 25:20 очко белән икенче уенны да алар отты һәм турнир чемпионы булдылар. Ә безнекеләр көмеш медальләр белән чикләнде. Призерларга Грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Гадел хөкемдарлык иткәннәре өчен спортчылар Раил Исхаковка һәм Рәзил Сәлиҗановка рәхмәт белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International