«Иң яхшы комбайнчы-2018» республика конкурсы җиңүчеләре арасында 11 чүпрәлеле бар

2018 елның 4 ноябре, якшәмбе

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчыларының тулы исемлеген бастырды. Конкурс нәтиҗәсендә, 490 призлы урын билгеләнде. Иң яхшы белгечләрне ашлык суктыру күрсәткечләре һәм чаптырылган мәйдан күләме буенча сайлап алганнар.

    Әлеге исемлектә Чүпрәледән 11 алдынгы комбайнчы да бар: «Ак Барс Чүпрәле» - Валерий Храмов,  «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» - Николай Моисеев,  «Цильна» җәмгыяте - Рәфик Шәйдуллов, Илдус Замдиханов, «АгроТрансПорт» - Ильмас Низамов, Анатолий Хохлов, Юрий Биктиряков, «Мәхмүтов И.Ф.» КФХ - Газинур Мөхәмәтҗанов, «Гафуров Д.А» КФХ -  Илгизәр Кәлимуллин, «Низамов А.А.» КФХ - Фәнис Шәйхаттаров, Марат Низамов.

   Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Иң яхшы комбайнчы-2018» республика конкурсы игълан иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International