Хөрмәтле райондашлар! Чүпрәле муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бу ике бәйрәм күпмилләтле киң илебездәге халыклар дуслыгын чагылдыра һәм бердәмлек символы, чын патриотлык үрнәге, һәрбер кешенең гражданлык җаваплылыгы мисалы булып тора.
Халыклар бердәмлеге көне безгә һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди диндә булуыбызга карамастан, иксез-чиксез илебезнең бер өлеше булып торуыбыз турында сөйли. Бары тик бергә булганда гына без теләсә нинди максатка ирешә алабыз, теләсә нинди кыенлыкны җиңеп чыгарга сәләтле булабыз. Бары тик бердәмлектә һәм теләктәшлектә булганда гына безнең халык – бөек көч ул!
Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде
Кадерле райондашлар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телим!