Марат Гафаров Чүпрәле муниципаль хезмәткәрләре командасы составында волейбол уйнады

2018 елның 3 ноябре, шимбә

  Теләче районында Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол буенча спартакиада үткәрелде. Анда республиканың Әлки, Чүпрәле, Биектау, Чирмешән, Кайбыч, Югары Ослан, Теләче, Актаныш, Әтнә, Мөслим, Питрәч, Тукай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарыннан 13 команда көч сынашты. 

    Чүпрәле командасы составында район Башлыгы Марат Ринат улы Гафаров, Радик Әмирҗан улы Багаутдинов, Радик Рәшит улы Багаутдинов, Руслан Вильданов, Зөлфәт Сәгъдиев, Ирек Хәйруллин, Илмас Аюпов, Илдар Вәлиуллов һәм Рамил Низамов бар иде. Алар дүрт район командасы өстеннән җиңү яулады һәм бер командага оттырып бронза медальләргә лаек булды. Беренче һәм икенче урыннарны Чирмешән һәм Югары Ослан спортчылары бүлеште.

     Әйтергә кирәк, безнең волейболчыларыбыз өчен мондый зур ярышларда призлы урыннар яулау беренче мәртәбә генә түгел. Алга таба медальләрнең алтынын яулауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International