Хайбулдино авылында яшәүче Дария Петровна Ларионовага 90 яшь тулды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

   “Тәкъдир –бәллүр түгел», үтә күренми, диләр. Ходай Тәгалә тарафыннан язмышына ни язылганны бер кем дә белми.

    Хайбулдино авылында яшәүче Дария Петровна Ларионованы гына  алыйк. Ул тумышы белән Яңа Элмәле авылыннан. Аңа репрессия елларын да, дәһшәтле сугыш, ачлы-туклы сугыштан соңгы елларны да кичерергә туры килә. Тормыш юлы борылмалы, сикәлтәле булса да, әби әле бүген дә сөбханалла! Карап торышка, аңа 70 тән артыкны биреп булмый. Ә паспортына карасаң, хәйран каласың! Шушы көннәрдә Дария Петровна 90 яшен тутырды.

    Аны гомер бәйрәме белән район хакимиятеннән Совет аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлегеннән котладылар. Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырдылар.
    Бер гасырга якын гомер юлы үтсә дә, әбинең хәтере менә дигән, ул язмышының һәр чорын хәтерли, балачагын да искә ала.
– Мин гаиләдә тугызынчы  бала булып туганмын, – ди ул. – Төпчек бала булгач, мин барысын да әлләни хәтерәмим, әмма абыйлар сөйләгәннәр бик истә калган. 
   Бу хәлләр сугышка кадәр була. Алар гаиләсен кулак дип табалар. Гаилә башлыгын, әтиләрен Петрны кулга алалар һәм төрмәгә утырталар. Соңрак дүрт абыйсын да сугышка алып китәләр, шуларның берсе анда үлеп кала. Авыр елларда бу гаиләне авыл халкы үз йортына сыендыра сыендыруын. Әмма авылда “кулак” дип, аларның күзләрен дә ачырмыйлар.

 - Әтинең тегермәне булган, шушы тегермәнне, өйне, мунчаны, бөтен бар булган әйберне өч көн буе, атлар белән ташыдылар, дип сөйли иде абыйлар. Аларны, хәтта, син кулак баласы дип, ул елларны укырга да алмаганнар. Менә шул исем белән яшәдек без. Әни әлеге хәсрәтләрдән күрәсең, 1943 елда вафат булды. Апаларны кайсын окоп казырга, кайсын ФЗУда укырга алып киттеләр. Хәтерлим, күршеләрдә тордык, аннан бер мәрхәмәтле ир кеше мунчабызны үзебезгә кайтарды. Шушы мунчада ничә еллар яшәдек,- ди дә Дария Петровнаның, күзләре яшьләре белән тула.

   Дария Петровна бик үҗәт бала булып үсә. Сугыш тәмамлангач, техникумга укырга керә һәм бухгалтерлык белгечлеге үзләштерә. Әлеге һөнәре аны гомер буе ипиле итә.

Бер булмаса, булмый инде ул, дип, ирле тормышын да бәхетсез булдым, дип искә ала ул.

– Ирем белән ни бары 12 ел яшәп калдык без. Өч бала туды. Үзебез район үзәгендә эшләсәк тә, аның әти-әниләре янына Хайбулдино авылында йорт җиткездек. Икенче елны шушы йортта, өч баламны кочаклап, ялгызым  утырып калдым, – ди Дария Петровна.

    Бүген дә юбиляр шушы нигездә ялгызы яши. Кыш көненә балаларына шәһәргә китә. Гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер булып эшләп, татарлар белән  дус-туган булып  яшәгән. Туган көне  белән котларга килгән кунакларга да Дария Петровна:

“Белми  калмадым, сизми калмадым,

Яшь  гомерем узганын», дип,

«Олы юлның тузаны»  җырын  көйләде.

   Бу көнне Дария Петровна 90 яшьлеге уңаеннан үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләреннән дә кочак-кочак котлаулар, кунаклар кабул итте. Һәркем аңа иң җылы һәм изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International