Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан район мәдәният йортында комсомол ветераннары белән очрашуга багышланган тантаналы зур кичә үткәрелде. Бу чара комсомолның хәтергә лаек булуын тагын бер кат раслады. Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, чирәм җирләр үзләштерүдә катнаштылар. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булды.
Ул көнне комсомоллар очрашуга йөрәкләре кушуы буенча килде. Күбесе, мөгаен, вакытлыча гына булса да үзләренең комсомолда үткән яшьлегенә кире кайткандай булгандыр. ВЛКСМ сафларында узган еллар күңелләрдә һәрчак якты хатирә булып саклана. Чөнки ул вакытларда һәр яшь кешегә ниндидер әһәмиятле эшләр башкару өчен тулы мөмкинлекләр бирелде, җәмгыятьтә яңарыш атмосферасы хакимлек итте, эшче дигән сүз мактауга лаек иде, яшьләр фидакарь хезмәт итүдән тыш коллектив ял да иттеләр. Бу чор - яшь кешенең формалашып, акыл туплап, тормышта үз юлын, җәмгыятьтә үз зурынын табып, эшли башлау чоры. Шуңа күрә дә комсомол оешмалары яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә - физик тәрбияме ул, хезмәт тәрбиясе, яисә рухи тәрбияме - барлык юнәлешләрне дә үз эченә алган җитди иҗтимагый оешмага әверелде.
Ул чорда яшьләрдә романтика белән реаль тормыш бергә үрелеп бара иде. 18-28 яшьлек кызлар, егетләр ерак җирләргә комсомол төзелешләренә киттеләр. Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрен тулысынча диярлек яшьләр төзеде. Яр Чаллы шәһәрен төзү Россия күләмендә яшьләр төзелеше булды. Яшьләр, палаткаларда, вагоннарда яшәп, шәһәрләр салдылар. Красноярск, Шушенское, "КамАЗ" төзелешләре яшьлек символы булып торды. Көнкүреш уңайлыклары юк иде, тормыш, бәлки, авыр да булгандыр, әмма яшьләребез бердәм булып шушы төзелешләрдә хезмәт куйдылар. Шактыена Социалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелде. Замана җилләре ничек кенә үзгәрмәсен, тарих тарих булып кала. Бәйрәм фойэдан ук башланды. Очрашуга килгән комсомоллар, шатланышып, бер – берсен ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрикләделәр. Чарага шулай ук район хакимияте вәкилләре, төрле елларда ВЛКСМ район комитеты секретарьлары булып эшләүчеләр, райкомның җаваплы хезмәткәрләре, производство алдынгылары һәм социалистик ярышларда җиңүчеләр килгәннәр иде. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров комсомол сафлары аша үткән райондашларны чын күңелдән әлеге бәйрәм белән тәбрикләп, алга таба да сүрелмәс яшьлек дәрте белән яшәүләрен теләде. Комсомоллар башкарган эшләр, алар арасындагы какшамас дуслык турында ВЛКСМның элеккеге беренче секретарьлары Фиркать Җәлалов, Валерий Шадриков, Шәүкәт Алиуллов, Рамил Әхмәтов һәм Мөнир Насретдинов (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын) вакытында икенче секретарь булып эшләгән Дилүзә Абитова бик тәфсилләп сөйләделәр.
Истәлекләр белән ясалган чыгышлар мәктәп балалары, район мәдәният йорты оештырган концерт номерлары белән үрелеп барды. “Альтаир” вокаль – инструменталь ансамбле башкаруында 70 – 80 нче еллардагы патриотик җырларларны да зал җылы кабул итте.