Чүпрәлеләр “Татарча диктант” акциясенә кушылды

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

  27 октябрь көнне “Татарча диктант” акциясе узды. Аны 25 илдә һәм 60 төбәктә яздылар. Шул исәптән, Татарстанда да.

  Татар теленнән диктантларны тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар тикшерәчәк.

  Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге оештыра.

  Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

 Чүпрәле муниципаль районы буенча акцияне үткәрү урыны –  МБГББУ “Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебай улы исемендәге Кече Чынлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” булды. Акциягә 50 ләп кеше кушылды. Диктант язучыларга сертификат биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International