Районда авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү буенча киңәшмәләр әледән-әле булып тора. Аның чираттагысы Марс авыл җирлегендә узды.
Семинар-киңәшмәдә район Башлыгы Марат Гафаров, район Башлыгы урынбасары Алексей САрафанов, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Данис Сатдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, башка белгечләр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
2018 елның узган 9 айлык нәтиҗәләрен карарга керешкәнче, семинар-киңәшмәдә катнашучылар Шәүкәт Аймәтовның (Түбән Каракитә авылы), Айрат Хәлиловның (Татар Бизнәсе) гаилә фермасында, Рәфикъ Арслановның (Түбән Каракитә) агач эшкәртү цехында булдылар. Эшмәкәрләрне борчыган проблемалар белән кызыксындылар.
Киңәшмәдә район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафановның авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү буенча 9 айлык нәтиҗәләрне барлаган доклад белән чыгыш ясады. Докладтан билгеле булганча, узган тугыз ай эчендә, тулаем алганда, район буенча мал-туар, шул исәптән савым сыерлар саны да арткан. Электәгечә үк Яңа Ишле авыл җирлеге мал-туарны күпләп асрау буенча алдынгылыкны бирми. Һәм, нәтиҗә буларак, бу җирлектә бер ярдәмче хуҗалыкка туры килә торган керем суммасы да югары.
Әмма, Шәйморза, Звезда авыл җирлекләрендә сыерлар саны кимегән. Моның сәбәпләрен исә авыл җирлекләре башлыклары авыл халкының өлкәнәя баруы белән аңлатырга тырыштылар. Тик, ни генә булмасын, мондый күренешкә юл куярга ярамаганлыгы ассызыкланды киңәшмә барышында.
Һәр авылда бер генә булса да гаилә фермасы эшләсә дә, бу авыл тормышын җанландырып җибәрер иде. Я булмаса, авылның актив кешесе берәр төрле үз эшен булдырса... Сез шундый кешеләрне барларга, аларга һәръяклап ярдәм итәргә тиешссез , - диде Марат Гафаров, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмәдә авыл тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр да каралды. Инвалидларны эшкә урнаштыру, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бирелә торган грантлар турында Ильмир Измайлов сөйләде. Ә Данис Сатдинов авыл җирлекләре карамагында булган каты көнкүреш калдыклары полигонын тәртиптә тоту кирәклегенә тукталды.