Исегезгә төшерәбез, 2017 елга милек салымнарын түләү вакыты — 2018 елның 3 декабренә кадәр. Түләү өчен квитанцияләр, гадәттәгечә, салым кәгазьләренә беркетелгән була. Салым кәгазьләре килмәгән очракта, гражданнарга ул шәхси кабинет аша җиткерелә.
Салымны банк яки Русия почтасы бүлекчәсендә, түләү терминаллары аша, шулай ук онлайн режимда Шәхси кабинеттан яисә Федераль салым хезмәте сайтында, (www.nalog.ru) “Салымнарыңны түлә” Интернет-сервисын, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте порталын файдаланып түләргә мөмкин.
2018 елның 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә барлык салы органнарында, шул исәптән райондагы салым инспекциясе бүлегендә Ачык ишекләр көне узачак.