Чүпрәле делегациясе картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында булып кайтты

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

   Өлкәннәр декадасы кысаларында, Чүпрәле районы делегациясе Буа һәм Норлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында булып кайттылар. Кунаклар өлкәннәр белән әңгәмә кордылар, туган якларында булган яңалыклар белән таныштырдылар. Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның котлау сүзләрен һәм бүләкләрен тапшырдылар.

   Мондый очрашуларның анда яшәүчеләр өчен бик тә кадерле булуын билгеләп үтәсе килә, өлкәннәрнең кәефләре күтәрелеп кенә калмый, үзләренең ялгыз түгеллекләрен тоярга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International