16 октябрьдә Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Сания апа Хәсанова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу күркәм дата белән юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Кунаклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырып, Сания апага исәнлек, бәрәкәтле гомер теләделәр. Сугыш елларындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.