Чүпрәледә «Көзге каникуллар» операциясе башлана

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

   Уку елы яңа гына башланган кебек иде. Инде менә беренче чирек тә тәмамланып килә. Укучылар тиздән каникулга чыгачак. Шушы уңайдан республика юлларында 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр «Көзге каникуллар» операциясе башланып китә.

  Быелның 9 ае эчендә балалар катнашында 474 юл һәлакәте теркәлгән. Иң кызганычы – аларда 10 бала үлгән һәм 491 бала төрле дәрәҗә тән җәрәхәте алган. Пассажир-балаларның һәлак булуы аеруча борчу тудыра. Быелның узган чорында шундый авариядә биш баланың гомере өзелде. Операция кысаларында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, участок вәкилләре мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәпләрдә әти - әниләр һәм укучылар катнашында төрле профилактик чаралар уздырачак. Аларның төп максаты – балалар травматизмын киметү һәм киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны арттыру. Шулай ук, ди юлларда балаларның махсус утыргычта йөрүләре, куркынычсызлык каешларын бәйләп йөрүне тикшерү максатыннан рейдлар да узачак,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International