Чүпрәле егетләрен армиягә озаттылар

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

  Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына чакырылган тугыз егетне армиягә озаттылар. Хәрби хезмәткә китүчеләр: Татар Бизнәсе авылыннан Илвир Алимов белән Раил Кәлимуллин, Иске Чүпрәледән Алмаз Зәйдуллов һәм Руслан Шәкуров, Чуваш Бизнәсеннән Максим Краснов һәм Николай Пустынин, Яңа Элмәледән Владислав Казаков, Шланга авылыннан Динар Низамов, Иске Чокалы авылыннан Раил Усманов. Егетләрне озатырга аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары килгән иде. Район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Залялов җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International