Мунчәли авылында гомер кичерүче Гадия апа Низаметдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тумышы белән Гадия апа Иске Чокалы авылыннан. Сугыш елларында язмыш Гадия апаны Мунчәли авылына илтә. Биредә балалар йортында эшләгәндә, булачак тормыш иптәше белән дә таныша. Ул чорга Гилач исемле Мунчәли егете фронттан бер кулын өздереп, инвалид булып кайтырга өлгерә. Сугыш тәмамлангач, яшьләр тормыш коралар һәм бәхет эзләп Мәскәү якларына шахтага чыгып китәләр, тик күп тә үтми янә үз авылларына әйләнеп кайталар, йорт салырга керешәләр, бер-бер артлы биш балага гомер бирәләр. Балалар барысы да шәһәрләргә китеп урнашалар. Әниләрен дә, үзең генә авылда торма дип, 1984 елда яннарына алалар. Шулай да моннан берничә ел элек Гадия апа авылга кайтырга уйлый.
- Ни дисәң дә, үз туган җиреңдә җирләнүең хәерле, - ди ул бу хакта.
Бүгенге көндә Гадия апа кызы Җәүһәрия апа карамагында яши. Алай дип әйтү дә бик үк дөрес булмас, чөнки Гадия апа 95 яшендә булуына карамастан, намаз укый, авыл халкы, күршеләре уздырган бәйрәмнәрдә дә чакырылган кунак. Авылда да, өйдә дә бик хөрмәтле кеше.
Гадия апаны олы юбилее белән котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов килгән иде. Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген җиткереп, исәнлек, хәерле гомерләр юллады ул юбилярга.