Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда Парламент дәресе узды

2018 елның 20 октябре, шимбә

  2018 елның 18 октябрендә Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда «Парламент, җәмгыять һәм мин» темасына Парламент дәресе узды. Дәрестә 10А сыйныф укучылары катнашты, ә дәресне Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары, ТР Чүпрәле муниципаль районы Советы депутаты Рамил Дамир улы Низамов алып барды. Ул Чүпрәле муниципаль районы Советы составы турында сөйләде: ничә депутат, ничә комитет булганлыгын, норматив-хокукый актлар кабул итү тәртибен аңлатты, депутат эше, тәҗрибәсе, район Советы тормышының якты мизгелләре белән уртаклашты, районда башкарылган һәм планлаштырылган эшләр белән таныштырды.

   Депутат билгеләп үткәнчә, парламентаризм дәресләре бик мөһим. Алар укучыларның игътибарын төрле дәрәҗәдәге дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм вәкиллекле органнары эшчәнлегенә җәлеп итүгә генә түгел, Россия тарихын тирәнрәк өйрәнүгә, сәяси тормышта катнашуга җәлеп итүгә дә юнәлдерелгән.

   Парламент дәресендә катнашучылар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Д. Л. Аттин җитәкчелегендә укучыларның көндәлек тормышына кагылышлы ике закон чыгару инициативасы әзерләделәр. Рамил Дамир улы лицейчылар белән очрашуны һәм аларның инициативаларын югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International