Чүпрәледә танкистлар көне билгеләп үтелде

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Һәр ел саен 9 сентябрь көнне илебездә Танкистлар көне билгеләп үтелә. 8 сентябр ь көнне безнең районда да П.В.Дементьев исемендәге паркта Танкистлар көненә карата митинг оештырылган иде.

Митингта 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары, төрле елларда армиядә танкист булып хезмәт иткән ветераннар, килгән кунаклар катнашты. 
Танкистлар көне Россиядә Советлар Союзы вакытыннан бирле үк  билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең башлангычы 1946 елларга барып тоташа. Һәм әлеге чараның П.В.Дементьев исемендәге паркта оештырылуы да юкка гына түгел, биредә армиянең көчен чагылдырган төрле төрдәге сугышчан орудиелар, танклар, самолетлар тупланган һәм яшь буын биредә горурлык белән почет караулында тора, соңгы елда армия хезмәтенә алынучыларны да биредән озатып җибәрү матур традициягә әйләнеп бара. 
Танкистлар көненә багышланган митингны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихына тукталды һәм митингта катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. 
Аннан соң бәйрәмдә катнашучылар игътибарына 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучыларының монтажы тәкъдим ителде. 
Район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров бәйрәмдә чыгыш ясап, беренче танкларның кайчан барлыкка килү, аларның үсеше, маркалары тарихына тукталды. Ветеран-укытучы, 50нче елларда совет армиясендә танкист булып хезмәт иткән Азат Садеевның чыгышын да чарада катнашучылар тын да алмый тыңладылар. Ветеран-әфганчы Виктор Петухов исә үзенең бәйрәм котлавын шигырь юллары аша җиткерде. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Айгөл Абязова башкаруындагы “А закаты алые...” җырын да бәйрәмдә катнашучылар бик җылы кабул иттеләр.  
Митингта, шулай ук, төрле сугышчан операцияләрне башкарганда, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчы-танкистларны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде һәм алар хөрмәтенә, армиядә элеккеге Т-34 маркалы танкны алмаштырган заманча Т-80 маркалы танк янына, чәчәкләр куелды.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International