Чүпрәледә “Кызыл канәфер” акциясе

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

  Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, “Буыннар истәлеге” хәйрия фонды һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте  22 июненә кадәр “Кызыл канәфер” федераль акциясен үткәрә.

 “Кызыл канәфер” – сугыш кырында һәлак булган батырлар истәлеге һәм бүгенге көндә исән булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга рәхмәт символы. Теләге булган һәркем «Кызыл канәфер» значогын кибетләрдә сатып ала ала. Аннан кергән акчалар сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм бүген ярдәмгә, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган кешеләргә тотылачак. Значокны 22 июнь көнне генә түгел, ә башка вакытта да тагарга мөмкин.

  22 июньдә  20.00 сәгатьтә чүпрәлеләр  Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, шулай ук, “Хәтер шәме”акциясенә дә кушыла ала. Чара район үзәгендә, Мәңгелек ут янында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International