Армия сафларына китүче егетләр әйбәт хезмәт итәргә сүз бирде

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

17 июнь көнне П.В. Дементьев исемендәге паркта иртүк җанлылык сизелде. Бу көнне районыбызның тагын биш егетен Армия сафларына юл алды.

Соңгы елларда биредән армия хезмәтенә озату матур гадәткә әйләнде. Легендар якташыбыз бөтен буын өчен һәр вакытта да үрнәк булып тора. Ватанны сакларга китүчеләрне озатканда Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе  урынбасары Айрат Җәлалов та бу хакта егетләргә даими искәртеп тора, каһарман якташларыбыз үрнәгендә ил иминлеге өчен лаеклы хезмәт итәргә чакыра. Сез дә шулай яхшы хезмәт итегез, әти – әниегезнең горурлыгы булыгыз! Командирларыгыздан бары тик уңай хатлар көтәбез!”,- диде Айрат Фиркатович һәм егетләргә матди ярдәм йөзеннән “конвертлар” тапшырды. Берничә минуттан алар утырган йомшак автобус республика хәрби комиссариатына юл алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International