Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, якташлар!
Сезнең барыгызны да район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән халкыбызның яратып көтеп алынган иң матур гүзәл бәйрәме Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм.
Белгәнебезчә, Сабантуй, гадәттә, язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң үткәрелә. Һәм шушы олы бәйрәмдә көнне төнгә ялгап эшләгән игенчеләребезнең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерү күркәм бер традициягә әйләнде. Хөрмәтле терлекчеләребезнең тырышлыгына да тиешле бәя бирелә анда. Болар - бездән алда килгән буыннар бәйрәмгә өстәгән күркәм бизәк. Сабантуй барыбызны да бергә җыя, онытылмаслык очрашулар бүләк итә, күңелләргә дәрт-дәрман өсти. Сабан туе үткәнне, бүгенгене, киләчәкне тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше булып тора.
Шушы матур бәйрәм көнне барыгызга да күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров