Чүпрәлеләр Ураза гаетен билгеләп үттеләр

2018 елның 16 июне, шимбә

Ураза бәйрәме - Ислам диненең иң төп бәйрәмнәреннән берсе. Ул - изге Рамазан ае белән хушлашу көне. Быел ул 15 июньгә туры килде. Бу көнне иртәдән үк район мәчетләренә халык җыелды. Чүпрәленең барлык мәчете дә дин тотучы кардәшләребез белән тулы иде. Аларны иң элек бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров котлады, аннан соң район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт  вәгазь укыды, мөселман кардәшләребезне ел буе игелекләр генә кылырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International