Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровың ураза гаете белән котлавы.

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле чүпрәлеләр, мөселман кардәшләр!
Сезне чын ихластан изге Рамазан гаете белән котлыйм!

     Рамазан ае һәр мөселман кешесенә тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланып, аның асылына төшенү, якыныңа карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү, тормышта тагын да шәфкатьлерәк, ихласрак, түземрәк шәхес булу өчен мөмкинлекләр ачты.
     Рамазанның гасырлар буена килгән традицияләре, гает бәйрәме – күпмилләтле Чүпрәле җиренең хаклы рәвештә горурлыгы булган рухи һәм мәдәни байлыгыбызның алыштыргысыз өлеше. Әлеге күркәм традицияләргә таяну җәмгыятьтә рухи һәм әхлакый сыйфатларыбызны саклап калырга ярдәм итә, сабырлык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияли.
     Шушы изге көндә барыгызга да чын йөрәктән күңел тынычлыгы, рух сафлыгы, гаилә бәхете һәм иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International