Сабантуйларга рәхим итегез!

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Милли бәйрәмебез Сабантуй быел  районда 16 июнь көнне узачак.

Традиция буенча бәйрәмдә алдынгылар хөрмәтләнәчәк, милли өйаллары, сәүдә нокталары эшләячәк. Әлбәттә, инде Сабантуйның төп батыры исеме өчен көрәш булачак.

Аннан элек 15 июньдә  исә,  автодром территориясендә  автокросс ярышлары булачак. Ярышка  Самара, Ульяновск, Сызрань, Чувашиядән автоузышчыларның килүе көтелә.  Старт 18.00 сәгатьтә бирелә.

17 июньдә милли бәйрәмебез Иске Шәйморза, Кече Чынлы авылларында узачак. Шулай ук бу көнне, Алешкин-Саплык авылында “Акатуй” бәйрәме гөрлиячәк. Рәхим итегез! 6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International