Исеме кайтты данга төренеп туган ягына

2018 елның 8 июне, җомга

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистәдән артык вакыт узса да, аның әһаңнәре дә әле дә булса тынмый. Кемнәрдер хәбәрсез югалган якыннарының каберләрен  эзләп табудан  өметен өзми, ә кемнәрдер сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен якыннарына тиешле бүләкләрнең барлыгына юлыга.

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Зөбәйдә апа Зәйдуллова да әтисе Ибраһим абыйның ““Батырлык өчен” белән бүләкләнүе хакында хәбәрдар була. Әмма бүләкне кулга алу өчен  сугыш бетеп,  73 ел вакыт узарга кирәк булган.

Ибраһим Миннебай улы Хәлилов Кече Чынлы авылында 1915 елда туа. Сугышка кадәр ул, төрле хезмәтләр башкара, колхозда комбайнчы булып эшли. Тормыш иптәше Әделниса апа белән дөньяга 6 бала тудыралар, шуларның бары тик 2 кыз баласы гына исән кала.

Ибраһим абый сугышка беренче көннәреннән үк -1941 елның июнь аенда китә. Авыл хезмәте белән чыныгп үскән ир-атны хәрби әзерлек ( төз ату) курсларында укыталар. Райондашыбыз үзен төз ату буена оста солдатларның берсе итеп күрсәтә, шулай итеп, фронтта снайпер буларак хезмәт итә башлый.  Үзенә тапшырылган заданиеләрне төгәл үтәгәне һәм оештыру сәләте булганы өчен 1943 елның 8 июнендә ул  “Батырлык өчен” медаленә лаек була.  Шушы ук елны нәкъ бер айдан соң, бер атна эчендә 9 фашист солдатын һәм офицерын юк иткәне өчен 8 июльдә “Кызыл йолдыз” ордены белән дә бүләкләнә. Әмма  биш көн үткәннән соң, 1943 елның 13 июлендә ул үзе вафат була. Ибраһим абый  Белград өлкәсе  Шебенский районында күмелә.

Батыр йөрәкле райондашыбызның медаль белән бүләкләнүе хакында гаиләсенә соңрак хәбәр итәләр билгеле. Әмма бүләк үзе кайтып җитми.  Быел аны ветеранның оныклары  архивлардан эзләтеп, Мәскәүгә кадәр хат язалар. Шулай итеп, Ибраһим абыйның  сугыш кырларында  бүгенге аяз тормыш өчен күрсәткән батырлык бүләге ниһаять, гаиләсенә, балаларына кайтып иреште.

Әлеге  мизгелне Кече Чынлы авылы халкы тантаналы чара белән билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнарының  хәрби комиссары  Радик Төхфәтуллин, “Цильна” җәмгыяте (җитәкчесе Барис Гафуров, авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп укучылары, балалар бакчасы һәм дә ветеранның гаиләсе  катнашында авыл уртасындагы  монумент каршында  Ибриһим Хәлиловның, аның белән фронтта булган чордашларын, авылдашларының батырлыкларын искә алдылар, бүләкне тапшырдылар.

Зәбәйдә апа әтисез, ятимлек михнәте белән тулы булган балачагын искә алып сөйләде. Әтисен олылап  әлеге чарага килүчеләргә, оештыручыларга рәхмәт белдерде.  Быел аңа  80 яшь тула. Тормыш иптәше Расыйхы белән тигез, тату гомер кичерәләр,   уллары Фәрит, киленнәре Фәридә карамагында яшиләр. Башка балалары читкә китеп урнашкан.  Хәлиловлар нәселен  9 онык, 4 оныкчык дәвам итә.

Әйе, кайтмаганнар күпләр яу кырыннан. Кече Чынлы авылыннан да 1010 кеше китеп, шуның каймаучы  458 арасынннн берсе  ул -  Ибраһим абый Хәлилов. Тик батырлык онытылмый, аның исеме данга төрелеп, бүген туган ягына  барыбер  әйләнеп кайтты һәм  бу тормышта эзле яшәүнең барлыгын һәркемгә  искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International