Июнь башында Мәскәү шәһәрендә "Олы Мәскәү регатасы" академик ишкәк ишү буенча халыкара ярышлар узды. Чарада төрле илләрдән 900 дән артык спортчы көч сынашты. Шулар арасында Татарстан Республикасы данын яклап, райондашыбыз, Шланга авылы кызы Раилә Сатдинова да бар иде. 2 км.араны Раилә 14 минут, 42 секундта узып, ярышларнын көмеш призёры исеменә лаек булды.
Раиләне җиңүе белән котлап, спортта яңа уңышларга ирешүен телибез!