Чүпрәле футболчыларына тиңнәр юк

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Үткән якшәмбедә Буа муниципаль районының ачык Кубоклары өчен мини – футбол буенча узган ярышларда тугыз команда көч сынашты.

Безнең район данын “Чүпрәле – 1” һәм “Чүпрәле – 2” командалары яклады. Спортчылар өч төркемгә (һәр төркемдә өч команда) бүленеп көч сынаштылар. Уеннар әйләнеш системасы буенча үткәрелде. Төркем уеннарыннан соң зур кубок өчен иң яхшы дүрт команда көрәшләрен дәвам иттерделәр, ә кече кубок өчен үз төркемнәрендә икенче урынны яулаган командалар очрашты. “Чүпрәле – 1” командасы ярымфиналда Кама Тамагының –Кама” футболчыларын 2:0 исәбе белән отты, ә Тәтеш районының “Идел” командасы Буаның “Олип” командасы өстеннән 3:2 исәбе белән җиңү яулады. Финалга чыккан “Чүпрәле – 1” һәм “Идел” командалары арасында уеннар аеруча кискен барды. Билгеләнгән вакытта җиңүченең ачыкланмавы да шуны раслый. 2:2 исәбенә тәмамланган уеннардан соң хөкемдарлар пенальти билгеләделәр. Безнең футболчылар пенальти тибүне бик оста башкардылар һәм җиңү яулап зур Кубок иясе булдылар. Кече Кубок өчен ярышларда да “Чүпрәле - 2” командасы финалга чыгып Буаның Толымбай командасына минималь исәп белән оттырды. “Чүпрәле – 1” командасы уенчысы Эмиль Вәлиуллин “Турнирның иң яхшы уенчысы” дигән исемгә лаек булды. Спортчыларыбызны чираттагы җиңү белән котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International