Чүпрәледә “Алтын” универсаль спорт комплексы ачылды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Чүпрәледә район үзәгендә төзелгән  “Алтын” универсаль спорт комплексының тантаналы ачылышы булды. Комплексны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Гомумән, бинага  керү юлын бүлеп торган ал тасманы кисү хокукы да хөрмәтле Римма Ратниковага, район  Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гафаровка, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингуловка һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Ксения Сарафановага бирелде.

Чара барышында Римма Ратникова һәм Марат Гафаров төзелеш эшен алып баручыларга Почет Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Алмаз Мингулов яңа ачылган спорт комплексына инвентарь алу өчен 100 мең сумлык Сертификат һәм бинаның символик ачкычын бирде. Республика бадминтон федерациясе дә район бадминтончыларына Сертификат бүләк итте. 

Төзелешне алып барган “Алтын” төзелеш оешмалары төркеме вәкиле бинаны ачу тантанасында Чүпрәле районына гашыйк булуларын һәм шул уңайдан комплекска исемнең “Алтын” дип куелуына шатлануларын белдерде. Римма Ратникова исә, “Алтын” диелсә дә монда инде алтын белән тулы булмас, әмма алтынга тиң сәламәтлекне саклауга ярдәмче булыр”, -дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International