26 май - Россия эшмәкәрләре көне

2018 елның 25 мае, җомга

Хөрмәтле эшмәкәрләр! 26 май - икътисадта үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан кешеләр бәйрәме – Россия эшмәкәрләре көне!

Эшмәкәрлек тормышыбызга елдан-ел тирәнрәк керә. Сез халыкны азык-төлек товарлары белән дә, хуҗалык кирәк-яраклары белән тәэмин итеп кенә калмыйсыз, җитештерүгә дә кыю алынасыз. Шуның белән бергә халыкны эш урыннары белән дә тәэмин итәсез. Эшмәкәрлекнең киләчәген яңа җитештерү предприятиеләре булдыруда күрәбез. Районда кече һәм урта бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр бар һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар ярдәмгә килә, дәүләт булышлыгы арта. Районыбызның барлык эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм. Сезгә иминлек, ышанычлы эшмәкәрлек хезмәттәшлеге телим. Һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын!


Ихтирам белән, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ринат улы Гафаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International