24 май көнне районыбызның 144 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы шалтырады.
Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Район үзәгендәге 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм күппрофильле лицейда узучы бәйрәм тантаналарында район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров та катнашты.
-Барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим: югары уку йортларына укырга керергә, эшкә урнашырга, тормышыгыз сез теләгәнчә булсын, әти-әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлана алсын,- диде район җитәкчесе чыгарылышлыларга мөрәҗәгать итеп.
Укучыларны, беренче мөгаллимнәре һәм әти-әниләре, башлангыч сыйныф укучылары да тәбрикләде. Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Ә тантаналарның соңгы аккорды булып, әлбәттә, соңгы кыңгырау чыңы һәм саубуллашу вальсы булды.