Бу шимбә, 26 майда, “Тарихи бранч” тарихи клубының чираттагы утырышы узачак. Бу турыда "Фейсбук" челтәрендә Илдар Шәфыйков хәбәр итте.
Утырышта "1917-1920 елларда милләтне оештыру проектлары" темасына Айрат Фәйзрахманов һәм Илнар Гарифуллин сөйләячәк.
“Тарихи бранч” – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана.
Бранч Казан Кремлеендәге Манежда узачак. Башлана 10:00 сәгатьтә.
Керү бушлай. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.