Иске Шәйморза урта мәктәбе ир-егетләре хезмәт ветеранына ярдәм иттеләр

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Олыларга ярдәм итү – һәркемнең изге бурычы.

Шуны истә тотып, Иске Шәйморза урта мәктәбе коллективы ир-егетләре авылыбызның олы яшьтәге хезмәт ветераны Фадеева Любовь Васильевнага ярдәм итәргә бардылар. Алар аның бакчасында үскән үләннәрне чаптылар, өй тирәләрен чүп- чардан чистарттылар, пенсионерның иске абзарын ремонтладылар.

Любовь Васильевна эшләнгән эшләрдән бик канәгать калды һәм барлык эшне дә җиренә җиткереп башкаручы ир - егетләргә чиксез рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International