Дөнья чемпионатына 100 сумлык истәлек акчасы чыгардылар

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Россия Банкы илдә футбол буенча Дөнья чемпионаты уздырылу уңаеннан 100 сумлык истәлек акчасы чыгара. Ул бүгеннән әйләнешкә керә.

Акчаның бер ягында танылган капкачы Лев Яшинга карап торучы малай сүрәтләнгән. Икенче ягында исә футбол тубы төшерелгән. Ул Җир шарын символлаштыра. анда исә Россия картасы алга чыга. Астарак чемпионат уеннары узасы шәһәрләр исемлеге урын алган.

Истәлек акчасы 20 миллион тираж белән чыгачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International