21 һәм 22 май көнне районда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашында Түбән Чәке һәм Алешкин-Саплык авылларындагы чиркәүләрдә литургияләр узды, иң олы вакыйга булып исә Алешкин-Саплык авылы янннан узучы юл өстендә яңа төзелгән часовня аруландырылды.
Казан һәм Татарстан митрополиты Чүпрәлегә үзенең туган көнендә аяк басты. “Вәгъдә –иман, әйттем икән үтәргә кирәк”, диде ул район чигендә үзен каршып алып, гомер бәйрәме белән котлаган район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровка.
Ул көнне Түбән Чәке авылындагы чиркәүдә аеруча да җанлылык хөкем сөрде: үзләренең мәрхүм туганнарына дога кылу өчен өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә, балалар да килгәннәр. Чиркәү ишек төбендә митрополитны тантаналы төстә тезелгән якшәмбе мәктәбенә йөрүче укучы каршы алды, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Балалр янына тукталып ул укулары турында сорашты.
Митрополит литургиядән соң, чиркәүнең атакае Оленың дини өлкәдә, кешеләрне савыктыру юнәлешендә башкарылган эшләрен хуплап, исәнлек, уңышлар теләде.
Икенче көнне иртән исә тантаналы литургия Алешкин-Саплык авылындагы чиркәүдә дәвам итте. Аннан Изге Николай Чудотворец хөрмәтенә төзелгән часовняны аруландыру тантанасы узды.
Мирополит Феофан җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, фани дөнья, аның мәгънәсе турында уйларга тәкъдим итте: "Күп милләтле районыгызда дус, хезмәт сөючән халык яшәве сөендерә. Христиан яки мөселман булсынмы, динне саклагыз, Аллаһ кануннарын үтәгез, гореф-гадәтләрегезне саклагыз, Ватаныбызның дин белән ныклы булуын онытмагыз",-диде.
Митрополит Феофан юл кырыенда изге Николай Чудотворец хөрмәтенә төзү эшендә башлап йөргән Алешкин-Саплык авылы кешеләренә, иганәчеләргә Рәхмәт Хатлары тапшырды. Алар арсында районның элеккеге башлыгы, бүгенге көндә Татарстан экология министры Александр Шадриков, “Тус” җәмгыяте директоры Николай Угаслов һәм башкалар да бар.
Бәйрәм тантанасының 22 май изге Николай Чудотворец туган көнгә туры килүе дә тикмәгә түгел. Яңа часовня исемен йөртәчәк Николай Чудотворец изгеләр рәтенә юлда йөрүчеләрне, сәфәрдә булучыларны саклаучы, яклаучы буларак кергән. Халык ышанулары буенча, бу көннән соң, чын җылылар, җәй башлана, салкыннар башка булмый. 22 майдан соң, бакчага кыяр утыртырга мөмкин, ә чишмәдән алып кайткан су терелтү көченә ия. Яңгыр яуса, еллык уңышның әйбәт булачагына юраганнар.