1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы "Экояз - 2018" акциясендә актив катнашты

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Экояз - 2018 акциясе кысаларында 1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы хемәткәрләре балалар белән бергәләп актив катнаштылар. Апрель аеннан башланган ике айлык акциягә  нәтиҗә ясалды.

Бакчадагы hәр төркемдә табигать почмаклары бар. Тәрәзә төбендә гөлләрдән тыш, балалар белән берлектә бакчага кучереп утыртыласы үрентеләрне үстерәләр. Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә, балалар тәрбиячеләр белән бакча тирә –янын яшелләндерү максаты белән җиләк-җимеш агачлары утырттылар. Бу акциядә Чүпрәле авыл советы җитәкчесе Низамов Рамиль Дамир улы да балалар һәм тәрбиячеләр белән бер рәттән җиң сызганып эшләде. Киләчәктә бу агачлар мул уңышы  белән балаларны куандырыр дип ышанабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International