Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстандагы һава торышының кинәт начараюы турында кисәтә

2018 елның 19 мае, шимбә

Татарстан синоптиклары 19 май 18 сәгатьтән алып 20 май 18 сәгатькә кадәр кабат һава шартлары бозылу турында кисәтә.  Синоптиклар белдерүенчә, республика җирлегендә һәм Казанда урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән җил, давыллы, көчле яңгыр, боз явуы көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге 23 м/с җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International