Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстандагы һава торышының кинәт начараюы турында кисәтә

2018 елның 18 мае, җомга

Татарстан синоптиклары 19 май иртәсендә, шулай ук көндез һәм кич кабат һава шартлары бозылу турында кисәтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар белдерүенчә, республика җирлегендә һәм Казанда урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән җил давыллы, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International