50 ел бергә, бер һаваны сулап, бер хыяллар белән яшәгәннәр икән, димәк, моның үз сере бар.
Татар Төкесе авылында гомер кичерүче Ләмига апа һәм Нурулла абый Шәрәфетдиновлар әлеге серне бары тик бер-береңне аңлау, бер-береңнең кадерен белеп яшәү, дип аңлаталар. Тигез, матур гаилә булып яшәүләренә аларның да ярты гасырдан артык вакыт узып киткән.
Ләмига апа белән Нурулла абый икесе дә Татар Төкесе авылында туып-үсәләр. Балачактан бер-берсен белешеп яшәгән дуслык, үсмер чаклада мәхәббәткә әверелә. Аларның кавышу тарихы да кызыклы.
Буй җиткән егет–Нурулланы армия хезмәтенә чакыралар. Ватан алдындагы бурычны үтәү егет кеше өчен беренче вазифа булып саналса да, Нурулланың сөйгән ярын ташлап китәсе килми. Моның өчен сәбәбе дә була: авылга бер шахтёр егет, өйләнергә дип, кайтып төшә һәм Ләмигага күз сала. Хәйләкәр Нурулла хәрби пунктта, бер елга булса да армиядән калу җаен таба. Кибеттән алып, күп кенә әче шоколад ашый һәм ашказаным авырта дип хәйләли. Табиблар тикшерүе узгач та аңа ашказаны чире дип диагноз куялар һәм киләсе елга кадәр армия хезмәтеннән азат итәләр. Авылга шатланып кайтып кергән Нурулла беренче чиратта, теге шахтёр егетне эзләп таба һәм “Ләмигага якын киләсе булма”, дип үз таләпләрен куя. Әлбәттә, бер ел күз ачып йомганчы, үтә дә китә. Нурулла абый хәрби хезмәтен Германиядә, 39 ай дәвамында үти. Ләмига апа да аны көтеп ала. Ниһаять, ике яшь йөрәк 1967 елда кавыша. Нурулла абый аны фермадан, кышкы салкын көннәрнең берсендә, кичке савымнан соң, өенә алып кайта.
Дөрес, тормыш башлап җибәрүе бик авыр була. Нурулла абыйның өендә әле үзеннән соң туганнары, әти-әнисе, бер сүз белән әйткәндә өй тулы кеше–ишле гаилә була. Әтисе дә– туры сүзле, бик гадел кеше, авыл мулласы була.
Үз гомерләрендә алар Ләмига апа белән тырыш хезмәтләре бәрабәренә ике йорт җиткезәләр, дүрт балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә дүрт оныкның әби-бабасы булып, бәхетле гомер кичереләр.
Ләмига апа 1973 елда почта бүлегенә хат ташучы булып эшкә урнаша һәм шунда дүрт дистә ел буе хезмәт итә. Нурулла абый исә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигәндәй, бер шөгыль белән генә чикләнми. Авылда киномеханик, “Госстрах”та агент та, колхозда бригадир эшләрен дә башкара. Лаеклы ялга чыкса да, бүген дә ул хезмәт юлында, иҗтимагый эшләрне башкаручы булып йөри.
Нурулла абый бик күңелле, актив кеше, шаяртырга ярата, Ләмига апа исә сабыр, тыныч, йомшак холыклы. Ир белән хатын, барлык сынауларны үтеп, гаиләнең ныклыгын саклап кала алган. Алтын туйга чаклы бергә гомер итү – җиңел эш түгел, бу күп еллар бергә хезмәт итү дә. Шәрәфетдиновлар гаиләсенең тату-матур, аңлашып, киңәшеп яшәве бөтен Татар Төкесе халкының да күз алдында.
–Мин аның өйгә исерек кайтканын күргәнем булмады. Күңел ачканда да эчмәде, авыр сүз әйтеп рәнҗетмәде, Ходайга шөкер, аңлашып яшәдек, бүген дә шулай, - ди Ләмига апа.
Моңа каршы Нурулла абый да үз фикерләрен белдереп:
–Минем матур сүзләр сөйләргә, гомумән, нәрсәнедер купшы итеп күрсәтергә осталыгым юк. Үз гомеремдә биргән чәчәк бәйләмнәрем дә санаулы гына булгандыр. Вакыты да андый түгел иде бит, нишлисең. Шулай да тигез гомер биргән Ходайга рәхмәтлебез. Тормышлар хәзер әйбәт, барысы да бар. Иң мөһиме – балалар бар, алар да әйбәт яшиләр, безгә булышалар. Киленнәребез дә үз кызларыбыз кебек. Кодагыйларыбыз белән дә бердәм булып, кунакларга йөрешеп яшибез. Бәхет өчен безгә шул җитә, исәнлек кенә булсын, дип телибез,-ди.
Гомер узганы сизелмәгән дә. Өйләнү дә кызыклы, гыйбрәтле хатирәләр булып кына истә калган... Хисләр дә сүрелмәгән. “Мәхәббәтнең яше юк”, диюне Нурулла абый белән Ләмига апа үз мисалларында дәлиллиләр һәм яшьләргә үрнәк булып торалар.