Өлкән буын әби-бабайларның яннарында йөргәндә нинди генә язмышларның шаһиты булмыйсың... Чын мәгънәсендә аларның һәркайсына һәйкәл куярлык.
Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Могазәмә апа Җамалиева да илебезнең бер гасырга якын тарихын үз иңнәрендә күтәргән.
Могазәмә апа үзе Чистай районыннан. Элек елларда юллама белән эшкә җибәрүләр була бит. Безнең якларда Буденный районының гөрләгән чаклары... Могазәмә апа да шунда эшкә килә һәм төпләнеп кала.
Яшь кыз фронттан кайткан Мирза исемле егеткә тормышка чыга. Алар бик тату, авыл халкына үрнәк тормыш кичерәләр. Кызганыч, Мирза абый гына авыру сәбәпле бик иртә якты дөнья белән хушлаша. Аның вафатына 40 еллап вакыт узган инде. Гаиләдә уртак балалар да тумый. Шуңа карамастан, Могазәмә апа Иске Шәйморза авылын үз күреп, монда яшәвен дәвам итә.
–Иптәшем вафатыннан соң, туганнарым янә үз ягыбызга кайт, дип чакырдылар. Китәсе килмәде. Мирзамның кабере монда, аңа хыянәт итәрмен шикелле иде. Аннан соң, иремнең туганнары, авыл халкы белән дә бик әйбәт яшәдем һәм әле дә яшим. Бүгенге көндә алар сердәшем дә, булышчыларым да. хәлемне беләләр, килеп йөриләр, ярдәм итәләр,-ди.
Могазәмә апа ятимлек тә күреп үскән. Әтиләре сугышка китеп хәбәрсез югала. Бары тик балалары үскәч кенә, эзләтеп карыйлар аны һәм табалар. Бүгенге көндә аның кабере Ростов шәһәрендә икәнлеге билгеле, бер кабергә сигез солдат күмелгән, ди.
Авылның өлкән акъәбисе гомере буе китапханә өлкәсендә хезмәт куя, иҗтимагый эшләрдә теләп катнаша.
Шушы көннәрдә ул олы бәйрәмен 90 яшьлеген билгеләп үтте. Әлеге күркәм гомер датасы белән аны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килде. Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын һәм район хакимиятеннән бүләк тапшырдылар. Исәнлек, якыннарының хөрмәтен, хәерле гомерләр теләделәр.