Чәчү уңганнарына Дан һәм Хөрмәт

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Чәчүне югары сыйфат белән иң оптималь срокларда башкарып чыгу һәр механизатордан тәҗрибә генә түгел, үзенә тапшырылган җаваплы хезмәтне намуслы һәм күңел җылысын биреп үтәүне дә сорый.

Шуңа күрә һәр хуҗалыкта булачак уңышка нигез салуны бар яктан да иң үрнәк һәм уңган – булган игенчеләргә тапшыралар. Җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыятеннән А. Матюшин чит илдә эшләнгән AXION маркалы тракторына СИТАN комплексы тагып 2700 гектардан артык мәйданнарда чәчү үткәрде. “Бикчуров Р.” фермер хуҗалыгы тракторчысы М. Сафинның да хезмәт күрсәткечләре югары. Ул үзе идарә итә торган “К- 701” тракторына “Агратор Анкер” таккан килеш 1485 гектарда чәчүлек орлыкларны җир куенына салды. Җаваплылыгы чикләнгән “Ак Барс – Чүпрәле” җәмгыятендә Ф. Хәйрулловка тиңнәр юк. Быелгы чәчү чорында алдынгы механизатор үзенең “Нью – Холанд” тракторы белән 1300 гектарга якын мәйданда булачак уңышка нигез салды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International