Гөлфия Яфизова: –Мин бәхетле – эзем калса бу җирдә...

2018 елның 11 мае, җомга

1984 елда Гөлфия ханымның тормыш иптәше Миңсәгыйрь Яфизовны  Чүпрәлегә эчке эшләр бүлегенә юллама буенча җибәрәләр. Монда сыенырга туганнары, киңәш-табыш итәргә якын кешеләре булмаса да, Чүпрәлене үз итәләр алар. Тормыш иптәше хокук саклау органнарында хезмәтен башлап җибәрсә, Гөлфия ханым мәктәптә, балаларга белем бирергә керешә. Яшь мөгаллимә үзенең үҗәтлеге, һаман саен яңалык эзләве белән коллективның, җитәкчеләрнең дә ихтирамын яулый. Шуннан хезмәт юлын аңа район мәгариф бүлегендә дәвам итәргә тәкъдим итәләр.

Яраткан эшең шатлык китерсә – бу инде бәхет, диләр. Хезмәтеннән тәм табып эшли Гөлфия ханым. Бервакытта да тормыш кыенлыклары алдында югалып калмаучы, һәр вакыйгага үзенең фикерен белдерүче,  киңәш бирүче, төшенкелеккә бирелмичә алга атлаучы Гөлфия Зарифулла кызы мөгаллимнәрнең остазына әверелә. Бүгенге көндә исә ул дөнья серләренә төшенергә ярдәм итә торган хезмәтен башка тармакта  дәвам иттерә - район китапханәләр системасының җитәкчесе булып башкара.

–2013 елда килеп кердем мин бу дөньяга һәм гаҗәпкә калдым. Әйтерсең лә, әкият иленә эләктем. Китапханәдә күңелне нидидер җылылык, рәхәтлек биләп алды.  Дөрес, бүгенге заманча технологияләр эчендә кайнаган тормышта укучыларыбызның китап укуга мәхәббәтен сүрелдермәс өчен күп тырышлык куярга туры килде,-ди җитәкче.

Гөлфия ханымның табигатьтән бирелгән ачык йөзе,  магниттай үзенә тарта торган  күркәм сыйфатлары бар.  Зыялылыгы, кешеләр белән эшли, аралаша белүе дә аңа  уңышларга ирешергә ярдәм итәдер, минемчә. Вакыт үтү белән алар биредә барысын да заманча рух белән сугаралар, укучылар даирәсен  тагын да арттыралар. Бер сүз белән әйткәндә, китапханәне халыкны үзенә җәлеп итеп торган сихри дөнья, хәзинәләр патшалыгына әверелдерәләр.

Китапханәләр җитәкчесе хезмәткәрләре белән берлектә  бөтен төр мәдәни чараларда катнаша, җәмгыять культурасы нигезен булдыруда  “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеген җитәкли, район башлыгы каршындагы иҗтимагый советның сәркәтибе  буларак та оешманың эшчәнлегенә үзенең  өлешен кертә Гөлфия Яфизова. Моңа мисал итеп, район күләмендә үткәрелүче бәйрәмнәрдән тыш, китапханәчеләр белән үткәргән “Җиләк бәйрәмнәрен”, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендәге күп төрле чараларны: мөнәҗәтләр, бишек, самовырлар, гармуннар туплау, чигү-бәйләү эшләре, тарихи ядкәрләрне саклаудагы киңкырлы хезмәтләрне атарга була. Әлбәттә, алар бик күп. Ел саен милли бәйрәмебез–“Сабантуй” мәйданында аның җитәкчелегендәге китапханәчеләр тарафыннан яңалык кертелә. Быел алар райондашларыбызга элеккеге килен төшерү йоласыннан бер күренеш, гомумән, элек татар халкының һәр өендә булган бердәнбер олы җиһаз - сандыклар күрсәтәчәкләр. Алгарак китеп тагын шуны да әйтим, быел август аенда районыбыздагы җирле халыкның тормыш-көнкүреше белән танышу максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең килүе дә көтелә. Әлеге чарага да Гөлфия ханым һәм аның коллективы тарафыннан зур әзерлек эшләре алып барыла.

Гөлфия Зарифулла кызы гаилә учагының җылысын тәэмин итүче ягымлы, уңган хуҗабикә дә. Табынга, телне йотарлык итеп милли ризыкларны да үзе әзерли, соңгы вакытта кулинария өлкәсендәге табышларының берсе – тәмле итеп торт пешерергә дә өйрәнгән икән.

«Оясында ни күрсә, очканда, шул булыр», ди халык. Һәр халыкта сабый әти-әнисе үрнәгендә, һәм, әлбәттә, гореф-гадәтләр мисалында тәрбияләнә. Яфизовлар гаиләсендә дә бу шулай.  “Беренче урында, әлбәттә, гаилә” төшенчәсен тормыш девизы итеп алган ханым  мишәрләргә хас булганча, ике як туганнары белән дә җылы мөнәсәбәт корып, һәркайсын зурлап яшәргә тырыша.  Әлеге сыйфатларын юрист улы Ленар һәм  журналист кызы Ленизада да булдырган. Күркәм гаиләнең гадәтләрен дәвам итеп, онык та үсеп килә.

Яфизовлар  гаиләсе спорт белән дә дус.  Кышын  чаңгыда шуалар, гаилә башлыгы җәяү  йөрергә ярата.  Бу урында Миңсәгыйрь Абдулкадыйр улының да карьера баскычлары буйлап күтәрелеп, Чүпрәле районында озак еллар суд системасын җитәкләвен әйтергә кирәк. Аның гадель һәм принципиаль булуы һәр чүпрәлелегә мәгълүм. Бүген дә ул хөрмәтле судья. Җәйләрен исә бакчада бергәләп, чәчәкләр, яшелчә-җимешен үстерәләр алар. Җиде бала арасында өченче булып туган Гөлфия ханымга әтисеннән моңлылык та күчкән. Ул  җырлый, гармунда да уйный.

Тумышы белән Чувашия районының Шыгырдан авылыннан булган Гөлфия ханым: “Барыбыз да табигать балалары һәм шатлык-куанычлар та, кайгы-хәсрәтләр дә бертөрле. Аралашып яшәү фәкать бер-береңне якыннан белергә һәм дуслыкны ныгытырга гына ярдәм итә. Мин үз тормышымнан бик канәгатьмен. Язмышыма, Чүпрәле җирлеге белән бәйләве өчен дә, рәхмәтлемен. Туган илебезне яратуга, телебез, милләтебез сагында, мәдәниятебезне үстерүдә үземнән  өлеш кертеп, җирдә үз эземне калдыра  алсам, мин – бәхетле!  Еллар үткәч, бу хакта кешеләр тарафыннан мактау сүзләре әйтелсә, мин  мең мәртәбә бәхетле булачакмын. Шуны тоям, киләчәктә дә шулай булачагына ышанам”,-ди. Шушы хезмәт юлын бәяләгән  бүләкләре: Зәки Нури исемендәге премия, Бөтендөнья татар когрессының Рәхмәт Хаты, “Татарстан хатын-кызлары” төбәкара иҗтимагый оешма Дипломы, Татарстан Республикасы Язучылар Берлегенең Рәхмәт Хаты белән горурлануын да әйтә.

Ә язмыш аны шушы көннәрдә үзенчә бүләкләде – аңа ике “бишле”не куйды. Әйе, “бишле” куярлык гомер, хезмәт юлларыннан үтеп бара Гөлфия Яфизова. Киләчәктә уңышлары, язмыш тарафыннан куелган югары билгеләре күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International