Хезмәт коллективлары арасында VI ГТО фестивале ачылды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Фестивальнең ачылышы Бөтенроссия ГТО фестивале җиңүчесе Кубогын тапшыру тантанасы белән дәвам итә.

Магнитогорскида хезмәт коллективлары, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында ГТО Бөтенроссия фестивале финалын ачу тантанасы узды. Бу хакта фестиваль оештыручылары хәбәр итә.

Магнитогорскида төрле өлкәләрдән 44 команда җыелган: химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы, финанс секторы, нефть-газ тармагы, энергетика, металлургия, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, спорт коллективлары һәм дәүләт хезмәткәрләре. Ярышларда 25 яшьтән 64 яшькә кадәрге 352 кеше катнаша.

Спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов фестивальдә катнашучыларны сәламләде: «Бүген физик культура һәм спортның россиялеләр өчен яшәү рәвеше булып китүе сөендерә. Сәламәт яшәү рәвешенә тугрылыгыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм һәм фестиваль финалында катнашучыларның барысына да намуслы көрәш һәм югары нәтиҗәләр телим. “Җиңүче” дигән мактаулы исем лаеклы һәм иң яхшы физкультура-спорт командасына эләксен!”.

Фестивальнең ачылышы Бөтенроссия ГТО фестивале җиңүчесе Кубогын тапшыру тантанасы белән дәвам итә. Хәзерге чемпионнар ПАО "Магнитогорск металлургия комбинаты" сәхнәгә төп бүләкне кертте.

18 майда аның яңа хуҗасы билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International