Ике лачын бер гаиләдән

2018 елның 11 мае, җомга

–Спортны яратып үстеләр, төрле ярышларда катнаштылар. Икесе дә хәрби булырга хыялланды. Андый хезмәтне сайлагач, үзебездән ерак булачакларын белсәк тә, каршы килмәдек,-ди Зөлфия ханым Алиуллова.

Олы уллары Рамил хәрби хезмәткә алынгач та, балачак хыялын тормышка ашыра. Егетне командирлар да үз итә. Аннан соң аңа контракт буенча хәрби хезмәтен дәвам иттерергә тәкъдим ясыйлар. Рамил каршы килми. Бүгенге көндә ул Россиянең ракета-зенит гаскәрләрендә хезмәт итә–взвод командиры урынбасары. Энесе Илфат исә, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбен тәмамлагач Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәрендәге Россия Гадәттән тыш хәлләр академиясенә укырга керә. Тиздән ул дәүләт имтиханнарын тапшырып, офицер булачак. Җиңү бәйрәме көнендә Мәскәү шәһәрендә үткән хәрби парадта катнашкан. Анда катнашу өчен курсантның һәр яктан өлгер һәм җитешкән булуы мөһим.

Якташларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International