Бөек Җиңү маршы: Чүпрәлеләр "Үлемсез полк" акциясенә чыкты

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәм тантанасыннан соң, көннең икенче яртысында  чүпрәлеләр  сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты.

Әлеге акциягә беренче тапкыр старт Томск шәһәрендә бирелгән иде.  9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсе булган әлеге “Үлемсез полк» акциясе – районда быел  дүртенче тапкыр үткәрелде.

Фронтовик әтиләренең, бабаларының, туганнарының, авылдашларының портретларын тотып бердәм сафта  райондашларыбыз арасында балалар һәм яшьләр дә, эшче һәм хезмәткәрләр, өлкәннәр дә ел саен хәтер сагы буйлап  атлады.

Быел “Үлемсез полк”та катнашучылар Петр Дементьев исемендәге парк янында җыелышып, маршка шуннан кузгалды. Колоннаның маршруты урамнар буйлап район үзәгенә - мәңгелек утка кадәр атлады.  

Колонна башында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров та  үзенең бабасы Кәрим Гафаровның  портретын тотып барды.

–Әти һәм әни ягыннан булган ике бабам да сугышта катнашкан. Кызганыч, Кәрим бабам бик иртә –мин туганчы ук вафат булган. Шуңа мин аны хәтерләмим. Ә менә Нурулла бабай Сталинград, Украина, Венгрияне азат итү өчен бәрелешләрдә катнашкан. Җиңү таңын  Венгриядә каршы алган.  Кызганыч, үзе исән вакытта хатирәләрен яздырып калмаганбыз дип үкенәм. Хәзер инде ул да арабызда юк. 2007 елда вафат булды,-ди район җитәкчесе үзенең гаилә тарихы белән уртаклашып.

 Район үзгендә тукталып, райондашларыбыз да үзләренең бабалары, аларның сугышта күрсәткән батырлыклары хакында горурланып сөйләделәр. Алар арасында Советлар Союзы Герое  Зариф Алимовның нәсел дәвамчысы, хөрмәтле райондашыбыз Иршат абый Закиров та бар иде.

-Закир бабайның дүрт улы да сугышка чыгып китә. Шуның икесенә генә исән сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Икесе:  минем бабам Шакир һәм Зарифы вафат була. Зариф абый исә Герой исеменә лаек була. Без тарихыбызны сакларга, бездән соң килгән буынга тапшырырга тиешбез,-ди хезмәт ветераны.

Бәйрәм чарасында Мәскәү шәһәреннән кайткан кунаклар да бар иде. Шуларның берсе Роза апа Калатучкинаның (кыз фамилиясе)  районнан киткәненә байтак елар узган.

-Без районнан миңа 12 яшь вакытта киттек. Шулай да туган җир белән арабыз беркайчан да өзелмәде. Быел да менә Җиңү бәйрәменә дип кайттым. Бер кулымда үз әтием, икенчесендә мине тәрбияләп үстергән үги әтиемнең фоторәсемнәре. Үз әтием бүгенге көнгә кадәр билгесез югалучылар исемлегендә йөри, кабере дә  юк. Ә үги әтием фронттан кайтып, намуслы хезмәте белән танылды, безне тәрбияләде. Үзем дә инде тугызынчы дистәне ваклап барам. Туган җиремдә  үткәрелгән хәтер акциясендә халкымның катнашуын күрү горурлык тудыра.  Моны бик мөһим һәм кирәкле чара дип саныйм. Тарихыбыз онытылмасын, күкләребез аяз, тыныч булсын!,- ди Роза ханым.

Әйе, һәр портрет - үзе бер тарих, бер вакыйга, бер язмыш. Аларның кайберләренә  үзләре исән вакытта мондый парадларга чыгып  йөрү, хәтта Җиңү таңын каршы алу  насыйп булмый.  Ә "Үлемсез полк» акциясе һәрвакыт Геройларыбыз турында истәлекләрне саклап калырга ярдәм итәчәк. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз олы бәйрәм көнендә әнә шул рәвешле исәннәр белән бер сафларда һәрвакыт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International